Бүген, мөхәррам аеның 2нче көнендә (10нчы августта), Кукмара районы Туеш авылы мәчетендә, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Дин – телне, тел – динне саклый” дип исемләнгән районкүләм викторина үткәрелде. Викторина Кукмара районы мәчетләре имам-хатыйблары өчен оештырылды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максатлары һәм бурычлары булып татар мөселман традицияләрен саклау, мөселманнарда милли үзаң тәрбияләү, татар телле мохитне үстерү, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән күренекле татар дин галимнәребезнең татар теленә кагылышлы мирасын барлау һ.б. торды.
Чара барышында Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Татарстанның төньяк районнары казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев татар телен, динне саклау буенча үз нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Шулай ук Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин викторина шартлары белән таныштырып, үз теләк-нәсихәтләрен белдерде.
Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булып Зур Сәрдек авылы мәчете имам-хатыйбы Рифат хәзрәт Ибраһимов, Күкшел авылы мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Садыйков, Каенлык авылы мәчете имам-хатыйбы Нәкыйп хәзрәт Халитов, Мәмәшир авылы мәчете имам-хатыйбы Вәгыйзь хәзрәт Нигъмәтуллин, Олыяз авылы мәчетенең икенче имамы Илназ хәзрәт Ибраһимовлар танылды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.