Сәфәр аеның 10 көнендә (17 сентябрьдә) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Федераль җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты. Сайлаулар 2021 елның 17-19 сентябрь көннәрендә уза. Диния Нәзарәте башлыгы үз тавышын Казанның 80 мәктәбендә урнашкан 46 номерлы сайлау участогында бирде.
Фото - ТНВ.