Татарстанда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе "Авылларга ярдәм" хәйрия проектын гамәлгә ашыра. Акция кысаларында атна саен республиканың төрле районнарында авылда яшәүче мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын таратуны оештыра. Әйтик, узган атнада РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Биектау районының Семиозерка авылында яшәүче 40 кешегә азык-төлек җыелмалары таратты.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең «Авылларга ярдәм” проекты 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен акча җыюда катнаша, ә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, азык-төлек сатып алып, гаиләләргә тарата. 2021 елда азык-төлек җыелмалары белән Татарстандагы 50 авылның 1200 дән артык кеше тәэмин ителгән. Аз керемлеләрне – ярдәмгә мохтаҗларны ачыклауда авыл имамнары булыша.