Татарстанның мөселманнар командасы мөфти белән бергә Казан милли ярыммарафонда катнашты

10 октябрь 2021 ел 10:04
Татарстанның мөселманнар командасы мөфти белән бергә Казан милли ярыммарафонда катнашты

Бүген Казанда милли ярыммарафон узды. Аның катнашучылары 3, 10 яки 21,1 км аралыкны узарга мөмкин иде.

Йөгерештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә республика мөселманнары командасы да катнашты. Командага мөфтиятнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, билгеле финанс киңәшче Ленар Рәхмәнов, спортчы Фаат Гатин, шулай ук имамнар, волонтерлар, нәзарәт хезмәтләрләре һ.б. керде. Аларның барысы да үзләрен төрле дистанцияләрдә күрсәтте. Мөфти хәзрәт исә, мөфтиятнең күпчелек вәкилләре кебек үк, иң зур аралыкны - 21,1 км-ны йөгереп узды.

Казан ярыммарафонының юлы Ак барс Аренадан башланды һәм Миллениум күпере, Кремль яр буе һәм С.Хәким урамыннан узды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин төрле йөгерешләрнең даими катнашучысы булып тора. Иң озын дистанцияне ул 2019 елның язында "Казан марафонында" үтте - ул чакта ул 42 км-ны йөгерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100