“Ислам нуры” газетасына язылу бара

24 ноябрь 2021 ел 11:51
“Ислам нуры” газетасына язылу бара

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәтенең “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге тарафыннан нәшер ителүче “Ислам нуры” газетасына язылу бара. Барлык почта бүлекчәләрендә газетага 2022 ел өчен ПН090 индексы буенча язылырга мөмкин. “Ислам нуры” дини-иҗтимагый газетасы айга ике тапкыр чыга, анда Татарстан Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте хәбәрләре, ислам диненә кагылышлы язмалар, вәгазьләр, укучылардан килгән сорауларга җаваплар, шәригать кануннары, һәр ай саен намаз вакытлары, балалар өчен язмалар һәм башка мәгълүматлар урын ала. 1995 елдан бирле нәшер ителүче басманы Россиянең барлык төбәкләрендә дә алдырырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана