22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан бүген, зөлкагдә аеның 23 нче көнендә, Татарстан мәчетләрендә барлык сугыш геройларын һәм корбаннарын искә алдылар. Биредә өйлә намазыннан соң изге Коръән аятьләре укылды, аннан соң фронтта, әсирлектә һәлак булучылар, тылда үлүчеләр рухына дога кылынды... Казанда дога кылуның төп мәйданчыгы башкаланың «Кол Шәриф» мәчетендә булды. Мөселманнар Аллаһтан сугыш елларында үлүчеләр өчен хәерлесен бирүен сорады.
Татарстан мәчетләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен дога кылдылар
22 июнь 2022 ел 13:53
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт Бөтендөнья татар конгрессына яңартылган “Казан басмасы” тиражының бер өлешен тапшырды
08 февраль 2024 ел 14:56
Камил хәзрәт Луганск халык республикасы Диния нәзарәте идарәсе башлыгы белән очрашты
08 февраль 2024 ел 14:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы