Бүген, зөлкагдә аеның 24 нче көнендә Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин вафат булды. Ул республикадагы иң олы мөхтәсибләрнең берсе иде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коллективы, Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм имамнары хөрмәтле хәзрәтнең якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз.
Рәүхәт хәзрәтнең женазасы бүген өйлә намазыннан соң Лаеш районы Усад авылы мәчетендә уза.