Бүген Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Индонезиянең кооперативлар берлеге башлыгы Мөхәммәд Сукри Тармиди җитәкчелегендәге һәм Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов озата йөргән делегацияне кабул итте. Чит ил кунаклары Казанга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу өчен эшлекле сәфәр кыла.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Россиядә ислам үсеше, Татарстанда мөселман дини оешмалары эшчәнлеге һәм Диния Нәзарәтенең эш юнәлешләре хакында сөйләп узды. Болар – Коръәнне өйрәнү, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәләл сертификатлаштыру, хәйриячелек өлкәләре һ.б. Индонезия вәкилләрен Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы һәм "Хозур" нәшриятында китаплар бастыру һәм электрон китапханә кебек тормышка ашырылган төрле проектлар кызыксындырды.
Очрашу истәлекле бүләкләр алмашу белән төгәлләнде.