Казанда фәтвалар чыгаруның заманча методологиясе турында фикер алышачаклар

03 ноябрь 2022 ел 13:47
Казанда фәтвалар чыгаруның заманча методологиясе турында фикер алышачаклар 

2022 нче елның 4-8 нче ноябрендә Казанда “Фәтвалар чыгару методологиясе: хәзерге заман проблемалары” дип исемләнгән семинар узачак. Курслар дин әһелләре һәм дини мәгариф оешмалары мөгаллимнәре өчен “Ислам дин гыйлеменең заманча мәсьәләләре” программасы буенча оештырыла. Фәнни чараны Россия ислам институты Татарстан мөфтияте, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Төркия дин эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрә.

Семинарда чит ил һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре катнашачак. Алар арасында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы рәисе, ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дин эшләре буенча югары совет рәисе Хачали Абдурахман (Төркия), Дин эшләре буенча югары совет рәисе урынбасары Айдин Фатыйх Мехмет (Төркия), Дин эшләре буенча югары совет әгъзасы Гюнай Хаҗи Мехмәт (Төркия), Кыргызстан мөселманнары галимнәре советы әгъзасы Самаган Мурзаибраимов, Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать һәм фәтвалар бүлеге башлыгы Сансызбай Шоканов, Беларусь Республикасы мөфтие урынбасары Максат хәзрәт Овезов һәм башкалар.

Семинар барышында фәтваларны бастыру методологиясе һәм заманча проблемаларны хәл иткәндә куллану практикасы, Исламда хокук белән бәйле мирасны куллану мөмкинлекләренең колачы, төрле мәзхәбләрнең фәтваларын куллану принциплары, мөфти һәм дин әһелләренә җибәрелгән заманча чакырулар, барлык мөселманнарга кагылышлы проблемаларны хәл итүдә фәтваларны бергә туплауның мөһимлеге мәсьәләләре каралачак. 

Фәнни җыелышның утырышлары 5 һәм 6 ноябрьдә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Шостакович-1» залында узачак. Иртәнге сәгать 9:00 башлана. 
Семинарны яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла. Аккредитация 8 927 416 60 10 (Илдар Таҗиев) телефоны буенча алып барыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана