“1100-еллык”ка багышлап “Россия музейларында ислам мирасы” конференциясе уза

08 декабрь 2022 ел 10:30
“1100-еллык”ка багышлап “Россия музейларында ислам мирасы” конференциясе уза

8-10нчы декабрь көннәрендә Казанда “Россия музейларында ислам мирасы” дип исемләнгән Россиякүләм конференция уза. Әлеге фәнни форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелә. Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәрләрнең музей, архив, китапханә һәм мәгариф учреждениеләре галимнәре, белгечләренең чыгышлары көтелә. Катнашучылар мөселман мәдәнияте предметларының уникаль коллекцияләре, ислам тарихы, бүгенге дөньяда ислам сәнгатенең роле, рухи кыйммәтләрне саклау, динара диалог турында сөйләшәчәк. Форум ТР Милли музее тарафыннан республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

8нче декабрьдә әлеге конференция кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда “түгәрәк өстәл” узачак. Аның темасы – «Хәзерге заман җәмгыятенең традицион рухи кыйммәтләрен саклау ресурсы буларак конфессияара хезмәттәшлек».

9нчы декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясеннән “Татар шәмаиле” һәм Петербург Ислам мәдәнияте музее коллекциясеннән “Биш очлы йолдыз белән Коръән” күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк.

10нчы декабрьдә конференция кунаклары шәһре Болгарда булачак, Истәлек билгесе экспозицияләре һәм Болгар цивилизациясе музее, уникаль архитектура һәйкәлләре белән танышачаклар.

Фото: ТР Милли музее.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана