Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында мөфтиятнең 2022 елда эшчәнлеге турында хисабы чыкты. Хисаптагы мәгълүмат мөфтиятнең һәм аның структур бүлекчәләренең 2022 елдагы төп эш юнәлешләрен һәм нәтиҗәләрен күрсәтә. Шулай итеп, хисапта Нәзарәтнең Идел буе Болгарстанында Ислам кабул итүгә 1100-еллык кысаларындагы, өлешчә мобилизация шартларындагы, шулай ук Коръәнне өйрәнү; дин гыйлеме һәм мәгариф; нәшрият эшчәнлеге: дини дәгъват, хәйриячелек, яшьләр сәясәте; туган телне һәм татар-мөселман традицияләрен саклау; Halal LifeStyle юнәлешләрендәге эш йомгаклары чагылыш тапкан. 2022 елга хисап белән монда танышырга мөмкин.
Нәзарәтнең 2022 елдагы эшчәнлегенә хисап белән танышырга мөмкин
20 гыйнвар 2023 ел 12:29
Соңгы яңалыклар
“Зәкят” хәйрия фонды ветераннарга хәйрия ашы өләште һәм мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте
23 август 2023 ел 17:54
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләренә 200 литр бал тапшырды
23 август 2023 ел 15:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы