Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең t.me/kamil_hazrat рәсми телеграм-каналында Швециядә Коръәнне яндыру акциясен яманлап пост чыгарды. Ул «әлеге көчсезлек кыланышы — Коръәнгә каршы берни куеп булмаганга чираттагы дәлил», — дип белдерде. Камил хәзрәт шулай ук: "Әгәр дә Исламга зыян китерәсең килсә, аның Хак дин булмавына, Коръәннең Аллаһ Сүзе түгеллегенә дәлилләр китер", - дип язды. Ул мөселман кардәшләрне шушындый мескен кешеләргә иң яхшы җавап буларак Раҗәб аенда тырышып Раббыбызга гыйбадәт кылырга һәм динебездә китерелгән нык һәм көчле дәлилләрне тирән өйрәнеп, аның бөтен матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтергә чакырды. Постның тулы тексты белән монда танышырга мөмкин.
«Изге Китапны яндыру — Исламга каршы берни китерә алмаганлыктан көчсезлек һәм чарасызлык кыланышы»
23 гыйнвар 2023 ел 09:06
Соңгы яңалыклар
“Ислам. Беренче адымнар”ның 12нче сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 150 кеше өйрәнде
02 декабрь 2023 ел 17:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы