Мөфти Яшел үзән мөселманнары белән очрашты

12 апрель 2023 ел 12:23
Мөфти Яшел үзән мөселманнары белән очрашты

Рамазан-шәриф аенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Кичә, Рамазан аеның 20нче көнендә (11нче апрельдә), Диния Нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел үзәндә районкүләм ифтарда катнашты. Ул шәһәрнең “Тарихи” мәчетендә үтте. Авыз ачу мәҗлесен хөрмәтләп, ифтарга район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Әлеге чарага барлык имамнар, авыл мәчетләре активистлары җыелды.

Районкүләм ифтарны Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләре укып башлап җибәрде, аннары мөфти Камил хәзрәт дога кылды.

Мөфти райондашларга һәм кунакларга Рамазан ае һәм аның ахыргы ун көненең фазыйләтләрен искә төшереп, изге гамәлләр кылу, Коръән уку, игътикяф кылу, тәравих намазларында катнашу һ.б. гамәлләрнең саваплары хакында сөйләп үтте.

Әлеге авыз ачу мәҗлесе “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадовның матди-финанс ярдәме белән оештырылды. Очрашуда төп фикер алышуларның берсе – районда мөселман инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланды. Рамазан ае алдыннан Яшел үзән районы Кече Клүчә авылындагы “Ханнар утравы” коттедж бистәсендә яңа мәчет төзелешенә старт бирелде. Ул танылган татар-мөселман иганәчесе Әхмәт-бай Хөсәенов исемен йөртәчәк. Җитәкчеләр һәм катнашучылар башланып киткән игелекле эшләрне алып баручы һәм район тормышына бәяләп бетергесез өлеш кертүче иганәчеләргә, аерым алганда Ильяс Гыймадовка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, хәерле нәтиҗәләрен күрү көннәренә ирешүне теләп дога кылдылар.

Алга таба сүз шулай ук 22нче апрельдә балалар өчен шәһәркүләм гает бәйрәме уздыру хакында булды. Район башлыгы Михаил Афанасьев үз исеменнән балаларга туңдырмалар таратырга вәгъдә кылды.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: Рамазан аенда Яшел үзән шәһәренең өч мәчетендә көн саен ифтарлар оештырыла. Шәһәрнең Әл-Әнгам, Тынычлык, Җәмигъ мәчетләрендә, Яңа Тура авылы мәчетендә Коръән хәтем кылына. Ел саен Тынычлык мәчетендә балалар өчен ифтар оештырыла, быел анда 8нче апрельдә барлыгы 80 бала катнашты.

Искәртеп үтик, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан, Лениногорск, Норлат, Әлмәт, Түбән Кама, Арча шәһәрләрендә, Лаеш һәм Теләче районнарында яшәүче дин кардәшләр белән очрашып өлгерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана