Бүген, шәүвәл аеның 26нчы көнендә (16нчы майда), “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда тантаналы рәвештә “Казан Коръәне” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмә беренче басма Коръән чыгуга 220 ел тулуга багышлап оештырылды. Аның ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Казан (Идел буе) федераль университетының Фәнни китапханәсе директоры урынбасары Эльмира Әмирханова, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Нурия Гәрәева катнашты.
Күргәзмәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укып һәм үзенең сәламләү сүзләрен җиткереп ачып җибәрде. Ул ассызыклап узганча, 1803нче елда дөньяда мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән чыга. “Екатерина II идарә иткән вакытта, 1787нче елда Санкт-Петербургта аның указы буенча, гарәп телендә Коръәннең беренче тулы тексты басылып чыгу фактына килгәндә, бу сәяси карар булып тора, әлеге Коръәнне татарлар әзерләсә дә, ул әр-Рәсм әл-Госмани таләпләренә туры килми. Мөселман галимнәре, аерым алганда Муса Бигиев Коръәнне әр-Рәсм әл-Госмани таләпләре буенча бастыру тиеш диләр. Шуңа 1787нче елда басылган Китап дини-илаһият күзлегеннән фәнни әһәмияткә ия түгел. Сез бүген биредә 1803нче елда Казанда басылган Коръәнне күрә аласыз, ул – татар халкының гына түгел, бөтен дөнья күләмендә зур әһәмияткә ия рухи кыйммәт. Ул яхшы хәлдә сакланган, аның факсимилен без узган елны бастырып чыгардык, – дип уртаклашты мөфти. – Дөньяда әр-Рәсм әл-Госмани буенча беренче булып татар-мөселман галимнәре кызыксынган, татарлар әлеге фәннең башында торган. Безгә бу мирас белән горурланырга кирәк”.
Әйтергә кирәк, күргәзмәне мөфти Камил хәзрәт үзенең шәхси коллекциясе белән тулыландырды. Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова аңа моның өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мөфти хәзрәт күргәзмәгә үз коллекциясеннән 15 китап тапшырды. Болар – XVIII, XIX гасыр кулъязма Коръәннәре, төрле елларда дөнья күргән басмалар. Кулъязма Коръәннәрне күргәзмәдә күрсәтү шулай ук мөһим булып тора, чөнки басма Коръәннәрнең тарихы 220 ел вакытны үз эченә алса, кулъязма Коръәннәрнең тарихы берничә гасырга ия.
Барлыгы исә 85 Коръән Китабы урын алган күргәзмәдә өч коллекция тәкъдим ителә: Казан университеты, Казан Кремле музей-тыюлыгы һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның шәхси коллекциясе.
Күргәзмә Казан басмасының – әр-Рәсм әл-Госмани таләпләренә туры килгән Кәлам Шәриф басылып чыгуның 220 еллыгына багышланган. Казан (Идел буе) федераль университеты Фәнни китапханәсе коллекциясендә сакланучы уникаль әйберләр: Коръәннең XVIII йөзгә караган кулъязмалары, Изге китапның 1803 елда чыккан беренче басмалары, татар дин эшлеклеләренең кулъязмалары һәм китаплары белән тулыланган. Әлеге күргәзмәдә уникаль ядкәр – Казанда 1803нче елда басылган беренче Коръән китабының оригиналы биредә урын алган. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов ассызыклап узганча, бүгенге көндә әлеге басма басылып чыккан типографиянең урыны ачыкланган, ул – КФУның хәзерге төп бинасы.
Күргәзмәдә XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында Коръәнне нәшер иткән вакыттагы каллиграфик табышларның күптөрлелеге тикшерелә. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы коллекциясеннән 40тан артык Казан басмасы тәкъдим ителә. Болар – 1816нчы елдан алып революциягә кадәр дөнья күргән кулъязма һәм сирәк басма китаплар, советлар Россиясендә басылган, шулай ук Япония (1934) һәм Финляндиядә (1969) татар эмигрантлары тарафыннан нәшер ителгән Коръән китаплары урын алган.
Күргәзмә Россия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумы алдыннан ачылды. Ул 12нче ноябрьгә кадәр көн саен сәг. 09.00-дән 19.30-га кадәр эшләячәк.