Бүген, зөлхиҗҗә аеның 12нче көнендә (30нчы июньдә), Татарстан хаҗилары Минадан Мәккәгә кунакханәләргә кайтып урнашты. Алар соңгы өч көн дәвамында Җәмаратка барып таш ату гамәлен башкардылар.
Хәзер хаҗилар яшәү урыннарында танылган хәзрәтләрдән һәм төркем җитәкчеләреннән вәгазьләр тыңлап, әл-Хәрәм мәчетенә биш вакыт намазларга йөреп үткәрә, шулай ук туганнары өчен өстәмә гомрәләр кылырга әзерләнә. Мәккә шәһәрендәге истәлекле урыннарга экскурсияләр дәвам итә. Хаҗилар буш вакытларында туганнарына бүләкләр ала, бер-берсен олуг хаҗи исеменә ирешү белән тәбрикли, телефон аша туган җирдә көтеп торучы якыннары белән аралаша. Хаҗиларның беренче төркеме изге җирдән Казанга 5нче июльдә аяк басачак.