"Таян Аллаһка!" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

07 сентябрь 2023 ел 13:57
"Таян Аллаһка!" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

Бүген, сафәр аеның 22 нче көнендә (7 сентябрьдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XII Якупов укулары” узды. Якупов укуларының аеруча дулкынландыргыч өлеше «Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү булды. “Таян Аллаһка!” бөтенроссия әдәби бәйгесен 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәргән иде.

Бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә Россиядә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан үткәрә. Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша алды. Төп шарт – аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары. Быел бәйге февраль аенда игълан ителде һәм шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика номинацияләрендә үтте. Конкурсның җиңүчеләре бүген Якупов укуларында дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

“Таян Аллаһка!” әдәби бәйгесенең 2022-2023 елгы йомгаклары:

Махсус бүләк – Садретдинова (Хаҗиева) Гөлчәчәк Әнәс кызы (Татарстан Республикасы, Азнакай).

Шигърият:

1 урын – Нуриева Гөлназ Рафис кызы (Татарстан Республикасы, Алабуга)

2 урын – Шакирова Рузалия (Татарстан Республикасы, Казан)

3 урын – Игтисамова Алия Фаил кызы (Татарстан Республикасы, Казан, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе).

Чәчмә әсәр:

1 урын –  Мусина Ләйсән Илнур кызы (Татарстан Республикасы, Казан, РИИ)

2 урын – Фәрхуллина Гөлинә Раиф кызы (Татарстан Республикасы, Мамадыш)

3 урын – Бәдретдинов Рәҗәп Фәтхетдин улы (Татарстан Республикасы, Балтач)

Публицистика:

2 урын – Мингалиева (Ганиуллина) Фирая Нәгыймулла кызы (Татарстан Республикасы, Мамадыш)

3 урын – Кашапов Азат (Татарстан Республикасы, Зәй).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана