Нәзарәт тарафыннан яңа финанс продукты – хәләл лизинг хупланды

11 сентябрь 2023 ел 16:34
Нәзарәт тарафыннан яңа финанс продукты – хәләл лизинг хупланды

Бүген Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Иджара-Лизинг” ҖЧҖ директоры Илнур Садртдинов белән эшлекле очрашу үткәрде. Әлеге киңәшмәдә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Казан казые, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм финанс оешмасының сату бүлеге менеджеры Илфат Камалтдинов катнашты. Очрашу “Иджара-Лизинг” ҖЧҖнең яңа финанс продуктын – хәләл лизингны гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланды.

Яңа финанс продукты Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы тарафыннан югары бәяләнде. “Иджара-лизинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән техниканы лизинг буенча сатып алу принцибы белән танышып, тәкъдим ителгән документларны өйрәнеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан продукт ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип танылды. Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыручы шәригать контролеры итеп Казан казые, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков билгеләнде. Очрашуда бу һәм башка мәсьәләләр буенча җитәкчеләр сөйләшү алып барды.

Очрашу ахырында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Иджара-Лизинг” ҖЧҖ җитәкчесе Илнур Садртдиновка Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының әлеге финанс продуктының рөхсәт ителүе турындагы карарын тапшырды.

Иджара килешүләре 1 елдан 3 елга кадәр җиңел һәм коммерция автомобильләренә, техникага (авто, махсус, авыл хуҗалыгы), авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм коммерцияле күчемсез милеккә бирелә. Программа юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шулай ук физик затларга каралган. Юридик һәм физик затлар РФ территориясендә теркәлергә, табышлы эшчәнлек алып барырга, хакимият органнары һәм суд приставлары алдында бурычлары булмаска тиеш. Беренчел кертемнең минималь суммасы лизингка алынучы әйбер бәясенең 20 проценттан артыгын тәшкил итә. Тотылган техниканы финанслау мөмкинлеге бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы