Нәзарәттә Белоруссиянең “Хәләл” Үзәге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

20 сентябрь 2023 ел 12:47
Нәзарәттә Белоруссиянең “Хәләл” Үзәге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 5нче көнендә (20нче сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «БелХаляль» “Хәләл” стандартлаштыру һәм сертификацияләү оешмасы директоры, Беларусь мөфтие киңәшчесе Рөстәм Хәсәневич җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегация составында шулай ук Минск ит комбинатының техник эксперты Виталий Лучин һәм «Центрхаляльнадзор» ҖЧҖнең эксперт бүлеге җитәкчесе Альберт Ахмадуллов (Мәскәү) да бар иде. Кунаклар Татарстанга мөфтиятнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников чакыруы буенча килде.

«БелХаляль» ҖЧҖ – Беларусь Республикасы территориясендә “Беларусь Республикасы мөселманнары дини берләшмәсе” рәисе, мөфти шәех Әбү-Бәкер Шабановичтан тиешле вәкаләтләр алган сертификацияләү буенча бердәнбер орган. Оешма MOIAT (Гарәп Әмирлекләренең сәнәгать министрлыгы) тарафыннан бирелгән аккредитациягә ия. «Белхаляль» сертификатлары Фарсы култыгы илләрендә гамәлдә.

Делегация Татарстанга элегрәк «БелХаляль» ҖЧҖ һәм Нәзарәт Комитеты арасында имзаланган меморандум кысаларында ике якның да GSO 2055-2 стандартын сыйфат менеджменты системасына кертеп җибәрү мәсьәләсен өйрәнү һәм башка сорауларны хәл итү максатында килде. 

Җитәкчеләр хәләл индустрия үсешенең актуаль мәсьәләләре, халыкара дәрәҗәдә сертификацияләү һәм үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, шулай ук “Хәләл” таныклыгын бирү шартлары турында да сөйләштеләр. Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитетының төп роле — хәләл продукцияне җитештерүдә кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау турында сөйләде. Мөфти шулай ук хәләл товарлар җитештерүдә шәригать кануннарын үтәү өстенлекле булырга тиешлегенә басым ясады. Кунаклар хәләл сертификациясе өлкәсендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итү буенча кызыксынуларын белдерделәр, бу хакта үз планнары белән уртаклаштылар.

Рөстәм Хәсәневич “БелХаляль” ҖЧҖ эшчәнлеге турында сөйләде һәм “Белхаляль” ҖЧҖнең хәләл продукция җитештерергә теләүче предприятиеләргә семинарлар үткәрү, күргәзмәләрдә һәм халыкара форумнарда катнашу системасы аша методик ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

Белоруссия делегациясе Татарстан мөфтиятенең төрле юнәлешләрдәге эшчәнлеген югары бәяләде һәм өммәткә хезмәт итүдә уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана