Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Каһирәгә (Мисыр) эш сәфәре вакытында Каһирәнең Әл-Карафа некрополендә – башкаланың көньяк-көнчыгышындагы мөселман зиратында булды. Алар бирегә күренекле татар дин галиме Муса Бигиев каберендә истәлек билгесенең рәсми төстә ачылуы нисбәтеннән килде. Бу мөһим вакыйга уңаеннан каберне шулай ук Мисырның Король йорты лидеры, Мисыр һәм Суданның соңгы хедиве (оттоман җитәкчесе) оныгы, принц Аббас Хилми бәй, Мисыр Гарәп Республикасының туризм һәм борынгылык министрлыгының ислам һәм коптларның борынгылык идарәсе башлыгы, профессор Әбү Бәкер Әхмәт һәм Бәйсез Дәүләтләр берләшмәсе, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеге башлыгы Марат Гатин зиярат кылды.
Шунысы игътибарга лаек, Муса Бигиевның җирләнгән урыны моңа кадәр билгесез иде һәм Камил хәзрәт үтенече буенча чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеге һәм Мисырның туризм һәм борынгылык министрлыгы ярдәме белән табыла. Килешүләр нәтиҗәсендә Каһирә хакимиятләре катнашында мемориаль урында истәлек билгесе рәсми рәвештә ачылды.
Мисыр Гарәп Республикасының туризм һәм борынгылык министрлыгында Мисырдагы ислам һәм коптларның борынгылык идарәсе башлыгы Әбү Бәкер Әхмәт Мөфтигә каберне эзләү, аны саклау һәм архив документларын өйрәнү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде. Муса Бигиевка кагылышлы барлык документлар, аның турында замандашларының язмалары шулай ук очрашу вакытында Россия ягына – Камил хәзрәткә тапшырылды.
Муса Бигиевның кабере Каһирәнең Әл-Карафа некрополендә, Король каберлеге территориясендә (Мисыр король династиясе Мөхәммәт Али каберлеге), принцесса Хадига (Хадиҗә) кабере янында урнашкан. Очрашуда катнашучылар биредә Муса Бигиев каберендә Истәлек билгесен ачу тантанасы үткәрде. Татарстан мөфтие Коръән укыды һәм күренекле татар-мөселман галиме рухына багышлап дога кылды, Аллаһы Раббыбыздан аның гөнаһлары гафу ителүен һәм ахыргы урынын җәннәт бакчалары белән зиннәтләвен сорады. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, табличка кую татар галименә олы хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора, ә татар дини мирасы хезмәтләрен торгызу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән санала.
Мисыр вәкилләре Мөфтигә шәехләр истәлегенә һәм аларның хезмәтләренә игътибарлы, сакчыл мөнәсәбәттә булганы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Муса Ярулла (Муса Җаруллаһ) Бигиев 1874нче елда туган, фәлсәфәче-дин галиме, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. 1896нчы елдан ул Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында, аннары Мәккә һәм Мәдинәдә белем ала. Муса Бигиев Һиндстанга килә, анда мөселман дин галимнәре белән аралаша, дини темаларга диспутта катнаша, 6 ай дәвамында Диюбент шәһәре ислам университетында, аннары Бомбейда укый. 1904нче елда ул Россиягә кайта. 1905нче елда журналистлык эшчәнлеген башлый, берничә хезмәтен бастыра. Бар гомерен М.Бигиев исламның фундаменталь кыйммәтләрен торгызуга багышлый һәм алар нигезендә көнкүрешне җайга салу принцибына иярә. 1949нчы елда Каһирәдә вафат була.
Аны тормыш юлы белән тулы рәвештә шушы сылтама буенча танышырга мөмкин: https://bolgar.academy/mya-bigiev/