Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 19нчы көнендә (3нче ноябрьдә), Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек советы һәм Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышын уздырды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм төрле дин вәкилләре катнашты. Катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.
Рөстәм Миңнеханов соңгы дистә елларда Татарстанның күпмилләтле гаиләсенең даими артуы күзәтелүен ассызыклады. “Бу хезмәт мигрантлары, Россия гражданлыгын алган чит ил кешеләре, шулай ук чит ил студентлары саны арту хисабына да бара”, – диде ТР Рәисе.
Татарстан Рәисе республикада җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау максатларында миграция өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту мөһимлеген дә өстәде.
2020 нче елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 175 милләт вәкиле яши.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.