Мөфти Казан Хәрби госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылышында катнашты

14 ноябрь 2023 ел 16:11
Мөфти Казан Хәрби госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылышында катнашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 30нчы көнендә (14нче ноябрьдә), Казан шәһәре Хәрби госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Хәрби госпиталь җитәкчесе подполковник Дамир Ижбирдеев, намаз бүлмәсенең имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, госпитальдә дәваланучы мөселман кардәшләр катнашты. Ул госпитальнең беренче катында урнашкан.

Гыйбадәт бүлмәсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм Казан шәһәренең “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншинның башлангычы белән булдырылган. Госпиталь администрациясе тарафыннан бүлеп бирелгән бүлмәне быелның октябрь аеннан җиһазлау эшләре алып барылган: иганәчеләр ярдәме белән келәмнәр, намазлыклар, кирәк-яраклар сатып алынган, барлык кирәкле дини әдәбият тупланган.

Рәсми ачылыш вакытында мөфти Камил хәзрәт намаз укуның фазыйләтләре, тәүбә кылу хакында үтемле вәгазь сөйләде.

Гыйбадәт бүлмәсенең зурлыгы – 12 квадрат метр, биредә берьюлы 10 кеше намаз укый һәм дога кыла ала. Хезмәткәрләр һәм дәваланучылар өчен бүлмә тәүлек әйләнәсе ачык. Намаз бүлмәсе өчен җаваплы хәзрәт итеп Ирек Җиһаншин билгеләнде. Биредә киләчәктә дәваланучыларның дини сорауларына җавап бирү очрашулары үткәрү ниятләнә. Дәваланучыларның үтенече буенча намаз укырга өйрәнүне оештыру мөмкинлеге бар. Биредә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортыннан күпләгән дини әдәбият урын алды: Коръәннәр, татар һәм рус телләрендә “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмалары, гакыйдә, намаз укырга өйрәнү, ислам дине нигезләре, дога китаплары, календарьләр – барлыгы 20дән артык басма. Дога китаплары һәр этажда дәвалану бүлекләрендәге китап киштәләренә дә куелды. Китаплар – уч төбенә сыйдырышлы, уңайлы форматта. Махсус җыентыкта Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен һ.б. догалар тупланган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана