Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды
23 гыйнвар 2024 ел 16:17
Соңгы яңалыклар
Instagram челтәрендә туры эфирда “Фәнис” мәдрәсәсенең кабул итү кампаниясе турында сөйлиячәкләр
02 июль 2020 ел 16:14
«ИншәАллаһ, без сезнең белән динебезгә файда китерүчеләрдән булырбыз»: Татарстан мөфтие РИИ шәкертләренә дипломнар тапшырды
02 июль 2020 ел 15:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы