Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Тавиа групп” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Алар Мөфтигә Кама Тамагы муниципаль районында территорияне үстерү концепциясен тәкъдим итте. Камил хәзрәт белән киңәшмәдә “Тавиа групп” генераль директоры Василий Столейков, “Тавиа групп”ның өлкән партнеры Виталий Котов, “Тавиа групп”ның баш архитекторы Татьяна Ивлева һәм архитектор Константин Шаханов катнашты.
Проект авторы – Татьяна Ивлева Мөфтигә Ислам рухи-мәгърифәт үзәгенең эскиз проектын күрсәтте. Мөфти проектны гамәлгә ашыру буенча үз фикерен белдерде һәм кунакларга берничә тәкъдимен җиткерде.