Түбән Камага эш сәфәре барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга Түбән Кама мөхтәсибәте оештырачак пансионат проекты тәкъдим ителде. Әлеге проект белән аны Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Түбән Кама мөхтәсибәтендә тәхфиз (Коръән ятлау бүлеге) бүлеге җитәкчесе Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов таныштырып узды.
Пансионат “Ихлас” рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә урнашыр дип көтелә. Балалар пансионы әлеге бинада якынча 2024нче елда сынау рәвешендә эшли башлар дип көтелә. Биредә капиталь төзекләндерү уза: 25 укучыга караватлар, укыту җиһазлары, кирәкле әсбаплар, Коръән китаплары сатып алынды. Пансионат 5-11нче сыйныф укучылары өчен исәпләнгән. Анда татар-мөселман мохите тудырылачак, Коръән ятлау, татар телен өйрәнү, китаплар уку, спорт чаралары булачак.