Бүген Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Әлеге форумга илебезнең 77 төбәгеннән 1 меңләп дин әһеле һәм кунак килде. Алар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырышта катнашты. Утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм илебез Мөфтиләре – Камил хәзрәт Сәмигуллин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Әлбир хәзрәт Крганов, Нәфыйгулла хәзрәт Аширов һ.б. сәламләде.
Һәр елдагыча, форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында рухи һәм дини кыйммәтләрне саклау, гаилә институтын ныгыту, махсус хәрби операциядә катнашучы, Оренбург өлкәсендә су басуы нәтиҗәсендә зыян күрүче милләттәшләр һәм дин кардәшләргә ярдәм күрсәтү иде. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар имамнарының казанышлары һәм тәҗрибәсе хакында сөйләде, татар өммәте өчен тирән белгечле кадрлар әзерләү проблемаларын күтәрде һәм төрле өлкәләрдә гыйлем алырга Казанга чакырды. Мисал өчен, ислам финанслары, мөселман нәшриятчелеге кебек өлкәләр Россиядә бүген зур үсеш алды һәм бу үсешне алга таба да тәэм ин итәр өчен кадрлар кирәк.
- Бүгенге көндә Нәзарәт тарафыннан 11 финанс оешма өчен 14 продукт эшләп чыгарылды, — дип белдерде Камил хәзрәт. — Россиядә AAOIFI сертификатына ия барлыгы 11 белгеч бар, шуларның 7-се – Татарстаннан, ә шуларның 5-се – Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзалары. Казанда РИИда AAOIFIның имтихан үзәге эшли. Шуңа күрә теләге булган һәркем Казанга килеп бу белгечлек буенча укый һәм эшли ала. Ислам финанслары Татарстан җитәкчелеге тарафыннан зур кызыксыну белән үстерелә, ул - бик перспективалы өлкә.
Аннары Мөфти Коръән белгечләре әзерләү мәсьәләсен күтәрде: “Бүгенге көндә инде сүз гади хафизлар турында гына бармый, ә курра хафизлар әзерләү мәсьәләсе тора. Курра хафизлар ул - Коръәнне 10 кыйраәт белән яттан укый белүче галимнәр. Әгәр дә татарлар Муса Бигиев шикелле олы галимнәр булдырасы килсә (ә Бигиев 10 кыйраәт белгән), үзебездән соң дөнья мәдәниятендә эз калдырасыбыз килсә, һичшиксез, бу эшкә алынырга кирәк. Хәзер татарлар арасында 4 шундый хафиз бар”, – дип ассызыклады Мөфти.
Алга таба Камил хәзрәт ислам каллиграфия сәнгатен үстерүгә дә игътибар юнәлтте. «Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы уңаеннан Казанда кулъязма Коръән эшләнә башлагач, хатт, ягъни каллиграфия сәнгате дә җанланып китте. Хәзерге көндә кулъязма Коръәннең 20дән артык җүзе язылып бетте. Дубайда шундый ук мүсхәф 8 ел дәвамында әзерләнгән. Ә бездә бу эш 2022 елда гына башланды әле. Шунысы да мөһим: Дубайда һәм Катарда бу эшкә Ирактан, Согуд Гарәбстанында Сүриядән хаттатлар җәлеп ителгән. Безнең Коръәнне исә Казанда тәрбияләнгән белгечләр яза һәм тикшерә. Каллиграфларга татар-мөселман өммәтендә ихтыяҗ бик зур. Мәчетләр төзелеп, аларны бизәү эше килеп терәлгәч, бу кытлык аеруча сизелә. Кызганычка каршы, кайчак бизәлешләр бик түбән дәрәҗәдә башкарыла. Югыйсә, Казанда РИИда каллиграфлар әзерли торган үзәк эшли. Үзебезнең белгечләр бу эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыга ала», — диде Камил хәзрәт. Ул шулай ук Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты белән дә хезмәттәшлеккә чакырды:
- Татар-мөселман китапларын бастыру базарында да белгечләр җитми. Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты ел саен 100-әр исемдә төрле басмалар чыгара. Безнең китаплар Россиядә генә түгел, чит илләрдә да киң сатыла. Без гыйлемле, Хәнәфи мәзһәбендә булган, татар телле авторларны һәм тәрҗемәчеләрне нәзарәт белән бу өлкәдә дә хезмәттәшлеккә чакырабыз.
Сүзен йомгаклап, Камил хәзрәт Татар дин әһелләре форумының истәлеге итеп һәр делегатка таратылган Коръәннең яңартылган “Казан басмасын” искә алды. Аны Татарстан Диния Нәзарәте әзерләп бастырды. «Хәзер инде татарларның Коръәнне әзерләп бастыру традицияләре торгызылып бетте дияргә мөмкин. Кайчандыр милләтебез бу өлкәдә беренче иде, хәзер дә ислам фәнендә беренчелеккә ирешик, хәзрәтләр! Россиядә исламны татарлар үстерә, диярлек булсын!» — дип төгәлләде Мөфти.