Чүпрәле мөхтәсибәтендә Вәлиулла Хәсәнов укулары узачак

11 июль 2024 ел 10:26
Чүпрәле мөхтәсибәтендә Вәлиулла Хәсәнов укулары узачак

Мөхәррам аеның 7нче көнендә (13нче июльдә), Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында “Вәлиулла Хәсәнов укулары” фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге чара Яңа Ишле авылы һәм Тау ягы (Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше) тарихын өйрәнүгә багышланган һәм ул татар зыялыларын, дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен, туган як тарихын өйрәнүчеләрне җыячак. Конференцияне оештыручылар булып Чүпрәле районы хакимияте ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чүпрәле мөхтәсибәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Вәлиулла Хәсәновның оныгы - Рима Сафиуллова тора.

Конференция Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелә. Программага танылган шәхесләрнең каберләрен зиярәт итү, “Вәлиулла чишмәсе” суын авыз итү, фәнни конференция утырышында катнашу кертелгән.

Җыен барышында авылның барлыкка килүе һәм биредә яшәүче халык тарихы, авыр елларда мәчетләрне торгызу, татар телен һәм мәдәниятен саклау хакында чыгышлар булачак. Мисал өчен, Индус Таһиров, Энгель Таһиров, Наил Таиров, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Миңгол Галиев, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, шулай ук танылган дин әһелләре – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәре Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның чыгышлары көтелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Вәлиулла Хәсәнов (1883 – ?) – күренекле шәхес һәм Яңа Ишле авылының имамы, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм аның күмелгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел.

2024нче елның 13нче июлендә Вәлиулла Хәсәновның тууына 141 ел тула.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана