Зәй мөхтәсибәтендә Таҗетдин Ялчыгол укулары һәм Т.Ялчыгол исемендәге район Үзәк мәчетенең 30 еллык юбилее үтте

14 август 2024 ел 17:21
Зәй мөхтәсибәтендә Таҗетдин Ялчыгол укулары һәм Т.Ялчыгол исемендәге район Үзәк мәчетенең 30 еллык юбилее үтте

Бүген, сафәр аеның 10нчы көнендә (14нче августта), Зәй районы мөхтәсибәтендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим, язучы Таҗетдин Ялчыголның (1768-1838) тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән XI республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге фәнни җыен Татарстан казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре, галимнәр, остазлар һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында үтте. Алар арасында – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, тел һәм әдәбият белгечләре, татар зыялылары, галимнең нәсел дәвамчылары бар иде. Күркәм чара Зәй районы Имәнлебаш авылы зиратында җирле халык, кайткан кунаклар һәм бер төркем дин әһелләре катнашында атаклы татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды. Биредә Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин Коръән аятьләре укыды һәм Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров галим рухына багышлап дога кылды.

Аннары кунаклар һәм конференциядә катнашучылар Зәй шәһәрендә Таҗетдин Ялчыгол скверына җыелды. Биредә Зәй шәһәренең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Үзәк мәчетенең 30 еллыгы уңаеннан тантана үткәрелде. Әлеге чарада тәбрикләү сүзләрен Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һ.б. мәртәбәле кунаклар җиткерде.

Алга таба республикакүләм конференциядә катнашучылар пленар утырышта катнашу өчен Зәй районы Куш-Елга авылына юнәлде, биредә шулай ук Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчыларының каберен зиярәт кылу һәм “Хәзрәт чишмәсе” суыннан авыз итү оештырылды. Фәнни җыен өйлә намазыннан соң Коръән аятьләре һәм дога укып ачылды. Аннары Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, татар галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Фаяз Хуҗин, Данияр Гыйльметдинов, Геннадий Макаров, шагыйрь Рәдиф Гаташ һ.б. чыгыш ясады. Фәнни җыен Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗаты, мирасын өйрәнү, саклау һәм аңа карата кызыксыну уяту буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана