Мөфти урынбасары Ризаэддин Фәхреддингә багышланган конференциядә катнашты

16 август 2024 ел 13:15
Мөфти урынбасары Ризаэддин Фәхреддингә багышланган конференциядә катнашты

Сафәр аеның 11 нче көнендә (15 август) Әлмәт ислам дини мәдәни-мәгърифәт үзәгендә «Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер. Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность» дип аталган басмага багышланган китап укучылар конференциясе узды.

Әлеге чара мәшһүр татар галиме, тарихчы, дин галиме, педагог, журналист, “Шура” журналы мөхәррире, Эчке Россия һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Ризаэддин Фәхреддингә багышлап үткәрелде. Аны «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы, Р.Фәхреддин мемориаль музее һәм Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчете вәкилләре «Татнефть» хәйрия фондының «Риза казый мирасы» мәдәни-мәгърифәтчелек проекты кысаларында оештырды.

Катнашучылар арасында «Татнефть» оешмасы, Әлмәт шәһәре хакимияте җитәкчеләре, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, «Ак калфак» һәм «Туган як» иҗтимагый берләшмәләре, Хатын-кызлар берлеге, Татарстанның – язучылар һәм журналистлар берлекләре җирле бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр һәм район китапханәләре хезмәткәрләре, «Татнефть» оешмасы ветераннары бар иде.

Конференциядә ясалган чыгышлар нигездә Ризаэддин Фәхреддиннең илаһият гыйлемендә, татар тарихында тоткан урынына багышланган иде. Әлеге мәшһүр шәхескә багышланган «Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер. Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность» дип аталган басманың фәнни мөхәррире буларак, чарада Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, профессор, Россиянең ислам мәгарифе буенча советы директоры Рәфикъ Мөхәммәтшин да чыгыш ясады.

Ул Ризаэддин Фәхреддиннең XX гасыр башында татар җәмгыяте һәм мөселман өммәте үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше турында тәфсилләп сөйләде: мәшһүр галимнең берничә юнәлештә фидакарьләрчә эшчәнлек алып баруын бәян итте. Ризаэддин Фәхреддиннең – мөфти, казый, тарихчы, тәрбия мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы, “Шура” журналы мөхәррире буларак, иҗади мирасын өйрәнү һәм аны яшь буынга җиткерү зарурлыгын ассызыклап әйтте. Рәфикъ Мөхәммәтшин фикеренчә, мәшһүр галимнең тәрбия мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре бүген дә актуаль, ә татар тарихына багышланган әсәрләре зур кызыксыну тудыра.  

Укучылар конференциясе кысаларында Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее экспонатлары һәм Р.Фәхреддиннең «Татнефть» хәйрия оешмасының «Рухият» программасы тарафыннан һәм башка нәшриятларда бастырылган китапларыннан торган күргәзмә эшләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана