Нәзарәт җитәкчелеге Казанда Согуд Гарәбстаны Туризм идарәсе башлыгы киңәшчесе белән очрашты

16 август 2024 ел 16:59
Нәзарәт җитәкчелеге Казанда Согуд Гарәбстаны Туризм идарәсе башлыгы киңәшчесе белән очрашты

Бүген, сафәр аеның 12нче көнендә (16нчы августта), “Кол Шәриф” мәчетендә “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов Согуд Гарәбстаны Туризм идарәсеннән килгән кунак, Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) илләре буенча җитәкче киңәшчесе Абдул Кадыйр Мөхәммәд Хәмис белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Республика башкаласына эш сәфәре кысаларында кунак Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Ришат хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы оешмалар эшчәнлеге, төп проектлар һәм юнәлешләр, шулай ук татар халкының бай дини мирасы хакында сөйләп узды.

“ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов кунакка төп эшчәнлек, шул исәптән хаҗ һәм гомрә оештыру хакында таныштырды.

Очрашу барышында катнашучылар төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр.

Очрашу тәмамлангач, катнашучылар бүләкләр алышты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана