Алабугада җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды

17 август 2024 ел 17:24
Алабугада җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды

Бүген, сафәр аеның 13 нче көнендә (17 августта), Алабугада җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды. Ярышлар тарихи урында - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды.

Турнирның рәсми ачылышында Удмуртия, Башкортостан республикаларыннан, Пермь крае, Үзбәкстан, Казахстан, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 90 га якын укчы һәм кунакларны Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы вәкилләре, «Туган Батыр» проектына нигез салучы, “Туган авылым” милли-туризм комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Татарстан Мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Движение первых»​ Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшимбиев һәм башкалар сәламләде.

Татарстан Мөфтие урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм турнирны традицион кыйммәтләрне күтәрү максатыннан оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Чараның ачылыш өлеше тәмамлану белән, мөселманнар Алабуга шәһәрчегендә X гасырга караган борынгы Болгар мәчете урынында җәмәгать белән өйлә намазын укыды. Намазны Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җитәкләде.

Әлеге ярышны “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы (Алабуга шәһәре), Россия Федерациясенең җәядән ату федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырды.

Турнир уктан атуны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, шулай ук төрле халыкларның тарихи, мәдәни, этник һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан үткәрелде. Ярышларда уктан ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. 10-15 яшьлек яшүсмерләр өчен аерым ярышлар үткәрелде. Ярышлар җиде этаптан торды: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы. Укчылар милли тарихи нигезгә ия булган милли костюмнардан катнашты.

Җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры мәйданчыкларында өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле чаралар оештырылды. Кунаклар, турнирда катнашудан тыш, һөнәрләр ярминкәсендә, интерактив зонада һәм мастер-классларда катнашты. Моннан тыш, быел, алдагы еллардан аермалы буларак, турнир кыс аларында татар көрәше буенча ярышлар оештырылды һәм «Туган Батыр» спектакле күрсәтелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана