Әлмәттә Нәзарәтнең күчмә Пленумы узды

21 август 2024 ел 16:45
Әлмәттә Нәзарәтнең күчмә Пленумы узды

Бүген, сафәр аеның 17нче көнендә (21нче августта), Әлмәт шәһәренең яңартылган Үзәк мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы узды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге утырыш эшендә аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, аларның ярдәмчеләре һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә төп мәсьәлә Татарстан Республикасында ислам (партнерлык) финансларын гамәлгә ашырудан гыйбарәт булды.

Күчмә Пленум танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.с.) нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави тарафыннан Коръән аятьләре уку белән ачылды. Аннары Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. 

Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Татнефть” генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт шәһәре мэры һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Пленумның шәрәфле кунаклары булды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россиядә ислам финанслары базарының торышы” турында доклад ясады. Камил хәзрәт эксперимент турында сөйләде, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләнгән һәм хупланган ислам финанс продуктлары белән таныштырды, бу өлкәдә кайбер проблемаларны билгеләде һәм имам-мөхтәсибләр алдына бурычлар куйды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы ислам финанслары буенча экспериментны гамәлгә ашыру проблемаларына тукталып, халыкның финанс белеме түбән булуын, продуктларның бәясе югары булуын, базарда мошенниклык схемаларының барлыкка килүен атады.

Мөфти фикеренчә, бер ел элек башланган эксперимент, тулаем алганда, яхшы бара. Россия ислам институты белән берлектә Нәзарәт тарафыннан 14 финанс оешмасы өчен кыска вакыт эчендә 15 продукт эшләнү ачык дәлил булып тора. Алар арасында: мөселманнарның төп ихтыяҗларын каплый торган хезмәтләр – ипотека, банк карталары, исәп-хисап счетлары, лизинг, факторинг, эквайринг, поручительство, пенсия тупланмалары, кэшбэк, инвестицияләр, кыйммәтле кәгазьләр, түләүләрне кичектереп тору.

Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл ислам продуктларын эшләүне генә түгел, аларны алга таба тормышка ашыруны да контрольдә тотуына игътибар итте – моны Нәзарәтнең шәригать аудиторлары күзәтә.

Аннары Мөфти мәчетләр һәм дини оешмалар өчен иң актуаль продуктка – Эндаумент-фондка җентекләп тукталды. “Эндаумент-фонд моделе буенча Нобель фонды эшли: галим үлгәннән соң аның акчалары кыйммәтле кәгазьләргә салына һәм аларның табышы хисабына галимнәргә әлегә кадәр премияләр түләнә. Бу схеманы инкыйлабка кадәр татарлар да кулланган, һәр мәчет янында керем китерә торган вакыф милке: кибетләр яки арендага бирелә торган мәйданнар булган. Ләкин бу схема шәһәрдә генә яхшы эшли, ә авылда нишләргә? Бу очракта Эндаумент-фонд бик урынлы! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аның хәләл схемасын булдырды, ул хәзер Россия ислам институтында эксперимент сыйфатында эшли башлады”, – дип уртаклашты әлеге тәҗрибә белән Камил хәзрәт һәм мөхтәсибләрне бу системаның механизмы белән таныштырды.
 
Аннары Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында партнерлык (ислам) финанслары буенча экспериментны гамәлгә ашыруның барышы хакында киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев Пленумда катнашучыларны Эндаумент-фонд системасы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән башка ислам финанс продуктлары белән таныштырды.

Шулай ук Пленум кысаларында партнерлык (ислам) финанслары күргәзмәсе дә эшләде. Күргәзмәдә 9 финанс оешмасы катнашты, алар үзләренең ислам финанс продуктларын тәкъдим итте һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Моннан тыш, Пленумда катнашучылар Әлмәт шәһәренә сәфәре кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Нур” татар мәктәбендә булды һәм шәһәрнең яңартылган Җәмигъ мәчете комплексын карады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана