Әлмәт Җәмигъ мәчетендә партнерлык (ислам) финанслары күргәзмәсе эшләде

21 август 2024 ел 17:02
Әлмәт Җәмигъ мәчетендә партнерлык (ислам) финанслары күргәзмәсе эшләде

Бүген, сәфәр аеның 17нче көнендә (21нче августта), Әлмәт шәһәренең яңартылган Җәмигъ мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы кысаларында партнерлык (ислам) финанслары базарында катнашучылар күргәзмәсе оештырылды.

Партнерлык (ислам) финанслары күргәзмәсен ачуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, банк вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты. Күргәзмәдә 9 оешма катнашты, алар үзләренең ислам финанс продуктларын тәкъдим итте һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар арасында: ПАО “АК БАРС” Банкы, ҖЧҖ “АК БАРС КАПИТАЛ” идарәче компаниясе, Татарстан Республикасы Гаарантия фонды, Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды, Төбәкара лизинг компаниясе, Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлык, “Амаль” финанс йорты, Halal Card, ПАО “Сбербанк” бар иде.

Мисал өчен, “АК БАРС” банкы ислам дебет картасы, ислам лизингы, юридик затлар өчен исәп-хисап счеты, корпоратив карта һәм факторинг тәкъдим итте. “АК БАРС КАПИТАЛ” ҖЧҖ идарәче компаниясе – “Лалә” кыйммәтле кәгазьләре һәм хәләл Эндаумент-фонд; Татарстан Республикасы Гарантия фонды – “Даман” ислам финанс продукты; Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды – “Мурабаха-Содействие” ислам рассрочкасы һәм “Иджара-Җитештерүне үстерү” ислам лизингы; төбәкара лизинг компаниясе – “Иджара” ислам дизингы; Halal Card – хәләл кешбэк сервисы.

Күчмә Пленум кысаларында хәзрәтләр шулай ук яңартылган Җәмигъ мәчет комплексын, Р.Фәхреддин исемендәге мәдрәсәнең хатын-кызлар бүлеген карады, “Нур” татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбен, “Татнефть” кампусын карады.
 
Мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге яңартылган Җәмигъ мәчет 16 июньдә –Корбан бәйрәме көнендә ачылды. Мәчеттә гыйбадәт залларыннан тыш, мәетханә бинасы да каралган, стилобатның өске өлешендә җәяүлеләр өчен күзәтү мәйданчыгы, ә стилобат астында күпфункцияле зал, ифтарханә, “Риза” татар ашлары кафесы, никах залы, кибет һәм башкалар бар.

Хәзерге вакытта "Нур" башлангыч мәктәбендә 70 бала укый. Дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла – төшкә кадәр укучылар мәктәп программасы буенча төп фәннәрне, ә төштән соң ислам белән бәйле дисциплиналарны өйрәнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана