Казанда беренче тапкыр булачак ата-аналар өчен "Рея" форумы узачак

16 сентябрь 2024 ел 09:00
Казанда беренче тапкыр булачак ата-аналар өчен "Рея" форумы узачак

28 сентябрьдә Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ата-ана булырга ниятләүчеләр өчен беренче тапкыр Рея форумы уза. Ул – федераль социаль проект, Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Аның максаты – бала тудырырга хыялланган парларга иң кыска юлны күрсәтү. Форумда Россиянең әйдәп баручы табиблары, экспертлар, перинаталь психологлар катнаша, алар хатын-кызлар һәм ир-атлар сәламәтлеге, йөклелеккә әзерлек, бала тапмау белән бәйле темаларны яктырта. Рея форумы Reya. media медиа-проекты командасы тарафыннан оештырылган. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык һәм Нәзарәт теләктәшлегендә уза. Чарада катнашу - түләүсез. Бары тик алдан теркәлергә генә кирәк.

Рея форумы идеясе Россиядә демографияне яхшырту буенча дәүләт сәясәтенә тулысынча туры килә. "Бу мәсьәләгә федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә зур игътибар бирелә. Аның төп юнәлешләреннән берсе –  булачак ата-аналарга йөклелекне планлаштыру, сәламәтлекне саклау, медицинаның ЭКО кебек заманча казанышларын куллану турында мәгълүмат бирүне арттыру. Шуңа күрә без Рея форумы кебек проектларны уздыруны хуплыйбыз, алар демографик бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертә», – дип билгеләп үтәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Казанда Рея форумында алдынгы медицина клиникалары вәкилләре катнашачак. Табиблар һәм психологлар барлык теләүчеләр өчен бушлай консультацияләр уздырачак. Шулай ук балага узу белән бәйле мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәлләрдә катнашырга мөмкин булачак.

Рея форумы – шулай ук аралашу өчен менә дигән мәйданчык. Монда ата-аналар темасына язучы язучылар һәм блогерлар белән аралашырга мөмкин булачак. Рея Казан форумының амбассадорлары булып Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабирова һәм язучы, блогер, «Яхшы мөнәсәбәтләр» подкастын алып баручы Радмила Хакова чыгыш ясаячак.

Форум вакытында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге белгече Әхмәд Абу Яхъя Исламда бала табарга әзерлек турында лекция сөйләячәк.

Форумда катнашу – түләүсез. Бары тик https://forum.reya.media/kazan сылтамасы буенча гына узарга кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы