Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче имамнар белән очрашты

19 ноябрь 2024 ел 13:19
Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче имамнар белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 17 нче көнендә (19 ноябрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Тимер» һәм «Батыр» батальоннары имамнары Илдар Шәмсетдинов һәм Мөхәммәд Хәйрулаев белән очрашты. Анда шулай ук Татарстан Мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин катнашты.

Хәзерге вакытта ялда булган Илдар хәзрәт Шәмсетдинов «Тимер» батальонында 2024 елның мартыннан бирле имам булып хезмәт итә. Ул Мөфти белән махсус хәрби операция зонасында имамлык тәҗрибәсе белән уртаклашты, сугышчыларның ихтыяр көчен ничек итеп ныгытырга булышуы турында сөйләде. Илдар хәзрәт шулай ук фронттагы мөселман солдатларына мөселман бәйрәмнәре уңаеннан гает намазларын үткәрү, намаз һәм догалар укырга өйрәнү, шулай ук бәрелешләр алдыннан нәсыйхәтләр алу мөһимлеген билгеләп үтте. Шуңа күрә Илдар хәзрәт сугышчылар белән бергә Коръән укый һәм татар һәм рус телләрендә вәгазьләр сөйли, догалар җыентыклары һәм намаз уку буенча ярдәмлекләр өләшә.

Илдар хәзрәт Мөфтигә кесәгә сыярлык дога китаплары өчен рәхмәт белдерде – алар укырга уңайлы, күкрәк кесәсенә һәм солдатларның уч төбенә сыеп бетә. Камил хәзрәт аңа, җавап итеп, батальонның фронт китапханәсен баету өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар бүләк итте.

Очрашу ахырында Илдар хәзрәт «Тимер» батальоны өчен кирәк булган гуманитар йөккә кагылышлы тәкъдимнәрен әйтте. Ул сугышчыларга ноутбуклар, компьютер техникасы һәм радиоэлектрон көрәш чаралары (РЭБ) кирәклеген билгеләп үтте. Мөфти җаваплы затларга, солдатларга гуманитар ярдәм туплаганда, әлеге теләкләрне исәпкә алу бурычын куйды, шулай ук кирәкле әйберләр исемлегенә хәләл тушенкалар һәм солдатларга тәһарәт алуны җиңеләйтәчәк читекләрне кертергә кушты.

Тагын бер хәзрәт – Мөхәммәд Хәйрулаев «Батыр» батальоны имамы вазифасына 2024 елның октябреннән кереште. Ул махсус хәрби операция зонасыннан бурыч үтәү өчен кайтты һәм шулай ук Мөфтигә солдатларга теләктәшлек итү буенча теләкләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасына хәрби подразделениеләргә һәм госпитальләргә Татарстаннан 9 гуманитар йөк җибәрде. Соңгы сәфәр кичә, 18 ноябрьдә, тәмамланды. Мөфти Камил хәзрәт шулай ук, сугышчыларга рухи яктан ярдәм итү өчен, хәрби бәрелешләр булган урыннарга да бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы