Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

05 февраль 2025 ел 09:37
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

Шәгъбан аеның 5 нче көнендә (4 февральдә) ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде. Тантанага хатын-кызлар, яшүсмерләр, шул исәптән үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә булган күпбалалы гаиләләр - барлыгы 30 дан артык гаилә чакырылды. Тиздән Рамазан ае җитү нисбәтеннән, программада рухи якка өстенлек бирелде. 

Бәйрәмне «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән ханым Ганиева башлап җибәрде, Миләүшә Зарипова «Хиҗаб – Аллаһтан бүләк» темасына вәгазь, «Әмирә» атамалы хатын-кызлар киемнәре җитештерүче Лилия Җиһаншина илһамландыргыч чыгышы белән дәвам итте. Балалар бу вакытта Эльвира Биккиняева җитәкчелегендәге «ЭльБи» иҗат остаханәсеннән мастер-класста «Рамазанга трекерлар» ясады. Ахырда кунакларны «Түбәтәй» кафесыннан өчпочмаклар белән сыйладылар, «Әмирә» кибетеннән һәм башка хәйриячеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Чарада катнашучылар оештыручыларга кызыклы кичә өчен рәхмәт әйтте. 

Аллаһы Тәгалә бу чарага катнашы булган һәркемнең изге ниятләрен һәм гамәлләрен кабул итсен.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:41
Кояш чыга
5:48
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:52
Ахшам намазы
17:56
Ястү намазы
19:38
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100