Мөфти Ютазыда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты

05 февраль 2025 ел 14:08
Мөфти Ютазыда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты

Бүген, Шәгъбан аеның 6 нчы көнендә (5 февраль), Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Республикасы Ютазы районына эш сәфәре кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты һәм мөхтәсибәт һәм Ютазы районы хакимияте оештырган Коръән ашында һәлак булган сугышчыларны искә алды.

Камил хәзрәт белән аралашу өчен Урыссу гимназиясенә солдатларның әти-әниләре, туганнары, хатыннары һәм балалары – барлыгы 120дән артык кеше җыелды. Чарада шулай ук Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыят имамнары, районның православие дине вәкилләре дә булды.

Мөфти Камил хәзрәт, очрашуда катнашучыларны җылы сәламләп, район хакимиятенә һәм җирле мөхтәсибәткә, шулай ук сугышчыларга волонтерлык яки гуманитар миссияләр аша ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук көньяк-көнчыгыш төбәк казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшинның солдатларга ярдәм итүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Камил хәзрәт Диния нәзарәте хәзрәтләренең махсус хәрби операция зонасына командировкалары турында сөйләде, хәрби хәрәкәтләр шартларында солдатларның авыр хезмәте вакытында ярдәм күрсәтүче полк имамнарының әһәмиятле ролен ассызыклады. Гаиләләр белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча мөһим темалар күтәрелде. Сугышчыларның якыннары Мөфтигә сораулар бирде һәм теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Очрашудан соң Коръән ашы узды, анда Камил хәзрәт һәлак булган солдатларның гаиләләре белән аерым аралашты. Бирегә аларның тол хатыннары, әти-әниләре һәм балалары, шулай ук Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин килде. Мөфти Коръән укып һәм дога кылып, аларны сугышчылар рухына багышлады, аларның гаиләләренә үгет-нәсыйхәтләрен бирде, рухи яктан теләктәшлек күрсәтте һәм аларга якыннарын югалту ачысын күтәрүдә сабырлык теләде.

Ютазы мөхтәсибәте мондый очрашуларны оештыруны дәвам итәргә ниятли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:41
Кояш чыга
5:48
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:52
Ахшам намазы
17:56
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100