Чаллы мөхтәсибәте СВО солдатлары өчен посылкалар җибәрде

06 февраль 2025 ел 16:32
Чаллы мөхтәсибәте СВО солдатлары өчен посылкалар җибәрде

“Тимер” батальоны солдатлары үтенече буенча, Чаллы мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җибәрде. Ярдәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тарафыннан оештырылды. Аның җитәкчелегендә мәхәллә халкы һәм битараф булмаган кешеләр сугышчыларга җибәрү өчен 360 банка хәләл тушенка, җылы киемнәр, оекбашлар, юрганнар, пледлар, ике келәм, дога китаплары, сохари, тәм-томнар һәм бер чиләк бал туплады. Мөхтәсибәт җитәкчелеге әлеге игелекле акциядә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Моннан тыш, 8нче февральдә Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә Коръән ашы оештырылачак, анда СВОда катнашучыларының гаиләләре һәм якыннарын югалтучылар белән очрашу узачак. Хәзрәтләр Коръән укып дога кылачак, нәсыйхәтләрен җиткерәчәк.

Фотосурәтләр: Чаллы мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:54
Кояш чыга
4:30
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100