Шәгъбан аеның 10нчы көнендә (9нчы февральдә) Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең Яр буе паркы чаңгы трассасында “Гаилә белән чаңгы шуу” чарасы үткәрде. Әлеге ярышта барлыгы 250гә якын кеше катнашты.
Ярышлар елдагыча күңелле һәм дустанә мохиттә үтте, беренчелекне яулаган катнашучыларга медальләр белән бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да бәйгедән өйләренә канәгать булып кайтып китте.