Татарстан Мөфтие Җиддәдә Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша

12 февраль 2025 ел 11:01
Татарстан Мөфтие Җиддәдә Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җиддәдә Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша. Тантана Коръән укудан башланды.

Конференция Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы химаясендә уза. Аның төп максатларыннан берсе – ислам һәм ислам мәдәниятен дөрес итеп күрсәтү, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалогны хуплау, шулай ук ислам цивилизацияле күзаллавы нигезендә гаделлек һәм тынычлык мәдәнияте кыйммәтләрен, ирек һәм кеше хокуклары принципларын тарату.

Бүгенге көндә Ислам оешмасына Ислам хезмәттәшлеге оешмасында әгъза булып торучы дәүләтләрнең  54 е керде (ИХОда – 57 ил). Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы каршында 2007 елдан бирле күзәтче булып тора.

Ел саен Мәдәният министрлары конференциясендә ислам дөньясының мәдәни башкаласы билгеләнә. Быел мондый титулга Сәмәрканд (Үзбәкстан) лаек булды. XIII конференция нәтиҗәләре буенча 2026 елда булачак башкала игълан ителәчәк. Казан да үз гаризасын тапшырды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:45
Кояш чыга
4:25
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:38
Ахшам намазы
19:01
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100