Бүген, Шәгъбан аеның 15 нче көнендә (14 февраль), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар мәгърифәтчесе, педагог, тарихчы галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган IV Халыкара «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты. Конференция Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә катнаш – онлайн һәм офлайн – форматта узды.
Укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Табигый фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге, КФУ, Казанның мәгариф идарәсе, Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп һ.б. оештырды. Конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, югары белем бирү мәгариф оешмалары укытучылары, аспирантлар, магистрантлар, студентлар, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
Камил хәзрәт, Укуларда катнашучыларны сәламләгәннән соң, яшь буында Каюм Насыйри кебек олы шәхескә һәм аның күпкырлы хезмәтләренә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләгән өчен мәктәп җитәкчелегенә һәм коллективына зур рәхмәтен җиткерде. Ул Каюм Насыйриның алдынгы карашлы, күпкырлы, бик гыйлемле педагог булуын: мәктәпләр ачуын, дәреслекләр язуын, укытуын, яңа методикалар белән эшләвен билгеләп үтте.
Мөфти үз чыгышында төп игътибарны Каюм Насыйриның “Мифтах әл Коръән” кебек дини хезмәтләренә юнәлтте. Камил хәзрәт галимнең бу һәм башка берничә китабы Нәзарәт тарафыннан цифрлаштырылып, хәзер вакытта 2 000 нән артык китап булган “Даруль кутуб” электрон китапханәсе фондына урнаштыруын хәбәр итте. Китапханә бушлай – анда теләгән һәркем кереп иске китапларны укый ала. Мөфти очрашуда катнашучыларга шулай ук Каюм Насыйриның Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы тасвирланган “Мәҗмәгуль әхбәр” китабы турында да сөйләп үтте. Ул “Хозур” нәшрият йортында дөнья күрде.
Мөфти, үзенең чыгышын тәмамлап, Каюм Насыйри белем алу һәм уку-укыту процессында мөгаллимнәрнең мөһимлегенә багышланган сүзләрен китерде. “Дөрестән дә, мәгариф өлкәсендә нинди генә яңа заманча технологияләр кертелмәсен, укытучыдан алган гыйлем күпкә кыйммәтрәк булачак. Шуңа күрә хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле укытучылар! Раббыбыз сезне мәгърифәт юлында Үзенең ярдәменнән калдырмасын һәм җан атып йөргән хәерле гамәлләрегезне әҗер-саваплар белән бүләкләсен!” – диде Камил хәзрәт.