Нәзарәт мөслимәләрне Бөтенроссия Изге Коръән укучылар бәйгесенең сайлап алу этабында катнашырга чакыра. Сайлап алу турын узган мөслимәләр изге Рамазан аенда - 19-20 мартта Грозный шәһәрендә узачак бәйгедә Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Конкурс Коръәнгә мәхәббәт тәрбияләү, аны өйрәнүне хуплау һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту максатында үткәрелә.
Сайлап алу туры Казанда 25 февральдә Казан шәһәренең Габдулла Тукай ур., 38 йорт адресы буенча мөфтият бинасында узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 (953) 480-70-01.