Бүген Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа «Ихлас» ислам үзәгендә булды, анда балалар Коръәнне дөрес укырга өйрәнәләр һәм ятлыйлар. Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Камил хәзрәткә үзәк буйлап экскурсия үткәрде, аның эшчәнлеген тормышка ашыру планнары турында сөйләде һәм ачылыш тантанасына чакырды. Мөфти үз чиратында үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, проектны югары бәяләде, башкарган эшләре өчен мөхтәсибкә һәм аның командасына рәхмәт белдерде.
Үзәктә булганда Камил хәзрәт мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән аралашты: ул аларны Коръән өйрәнүдә тырышлыклары өчен мактады һәм үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Шәкертләр өчен шулай ук Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман дин галиме, Дубай халыкара Изге Коръән премиясенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗәгә ия булган, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ дәвамчысы Шәех Мәэмүн әр-Равиның дәресе истәлекле булды. Ул укучыларның Коръән укуларын тыңлады, хаталарны күрсәтте, дөрес укулары өчен рәхмәт белдерде.
«Ихлас» үзәгендә ислам югары уку йортларын һәм мәдрәсәләрне тәмамлаган югары белемле укытучылар җитәкчелегендә 35 ир бала һәм 50 кыз бала белем ала. Биредә татар-мөселман мохите барлыкка китерелә, анда Коръән яталу буенча дәресләр үткәрелә.
«Ихлас» үзәгендә укулар октябрьдә башлана, анда 7-13 яшьлек балалар чакырыла.
Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәте.