Мөфти Камил хәзрәт Республика балалар клиник хастаханәсендә Рамазан ае җитү уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашты

01 март 2025 ел 07:17
Мөфти Камил хәзрәт Республика балалар клиник хастаханәсендә Рамазан ае җитү уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашты

Изге Рамазан аеның беренче кичен каршы алып, Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә урнашкан “Тыныч бакча” рухи үзәк комплексының “Әбүгалисина” мәчетендә балалар бәйрәме узды.

Мәчет ачылганнан биредә беренче Рамазан ае уза. Бәйрәм чарасы әлеге медицина учреждениесендә дәваланучы балалар өчен оештырылды. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, “Әбүгалисина” мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрданов, Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм башкалар катнашты.

Республика балалар клиник хастаханәсендәге бәйрәм яшь пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен истә калырлык чарага әверелде. Чара кысаларында күңелле уеннар, конкурслар, шигырьләр уку, ислам нигезләре буенча викториналар, фонарьлар конкурсы, мавыктыргыч квестлар, шулай ук иҗади мастер-класслар оештырылды, анда балалар үз куллары белән истәлекле сувенирлар ясый алды.

Бәйрәмне оештыручылар – РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Әбүгалисина” мәчете. Балаларны тәм-томнар һәм җиләк-җимешләр белән дә сыйладылар.

Аудитория алдында чыгыш ясап, Марсель Миңнуллин яшьләрне рухи тәрбияләүгә һәм динара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады. Мөфти Камил хәзрәт яшь тыңлаучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, аларны өлкәннәргә карата мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булырга өндәде. Мәчетнең имам-хатыйбы Айдар хәзрәт Шаһимәрданов бизнесның социаль җаваплылыгының мөһимлеген ассызыклады һәм балалар медицина учреждениеләренә киләчәктә дә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Айрат Зиатдинов кунакларга республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы балаларга игътибарлары өчен тирән рәхмәтен белдерде, мондый чараларның сәламәтләнүгә ярдәм итүче атмосфера тудыруда зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Ул әйтеп узганча, рухи ярдәм дәвалау процессында төп роль уйный.

Чара дога белән тәмамланды, анда катнашучылар Аллаһы Тәгаләгә тынычлык, иминлек һәм барлык балаларның тизрәк савыгуын сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтыннан алынган материаллар файдаланылды.

Фотосурәтләр: Марат Хафизов.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:34
Кояш чыга
4:56
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:22
Ахшам намазы
18:36
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100