Диния Нәзарәтенең «Зәкят» фонды махсус хәрби операция сугышчылары өчен «тәгәрмәчле» мәчетләргә акча җыюны төгәлләде

25 март 2025 ел 10:32
Диния Нәзарәтенең «Зәкят» фонды махсус хәрби операция сугышчылары өчен «тәгәрмәчле» мәчетләргә акча җыюны төгәлләде

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучы мөселман хәрбиләре өчен «тәгәрмәчле» мәчетләрне җиһазландыруга акча җыюны уңышлы тәмамлады. «Каһарман» акциясе кысаларында барлыгы 3,5 миллион сум акча җыелды, шуларга ике УАЗ СГР автомобиле сатып алынды һәм җиһазландырылды.

Бер автомобильнең гомуми бәясе, аны “тәгәрмәчле” мәчет итеп үзгәртеп коруны да кертеп, 1 753 000 сум тәшкил итте. Шуның 1 473 000 сумы – УАЗның үз бәясе, ә 280 000 сумы – Диния нәзарәте полк имамнары теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып, аны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә киткән чыгымнар.

Әлеге проектны гамәлгә ашырганда зур ярдәм күрсәткән ике хәйриячегә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Аларның берсе, “тәгәрмәчле” мәчетләр булдыру өчен 1 миллион сум акча җибәреп, бик зур булышлык күрсәтте. Икенче хәйрияче, үз акчасын тотып, материаллар сатып алган һәм миһраб өчен пәрдәләр тектергән.

Беренче УАЗ махсус хәрби операция зонасына тапшырылды, ә икенчесе якын арада җибәреләчәк.

“Тәгәрмәчле” мәчетләр ясау өчен Нәзарәт юлсыз маршрутларга җайлашкан УАЗ автомобильләре (“буханка”) сатып алды һәм аларны җиһазландырды. Автомобильләрнең салоннары эчендә намаз уку һәм рухи әңгәмәләр алып бару өчен уңайлыклар тудырылды: идән, стеналар һәм түшәм су үтмәслек, тавыш кермәслек һәм җылылык сакларлык итеп эшләнде, идәннәре тигезләнде һәм келәм җәелде. Салоннар, юу җиңел булсын өчен, “искож” материалы белән тышланды, михраб һәм шәмаилләр белән бизәлде, утырып тору һәм әйберләрне саклау өчен тартмалар куелды, шулай ук китап киштәләре урын алды. Полк имамнарының үтенечен истә тотып, мобиль мәчетләргә кондиционерлар, РЭБ чаралары куелды һәм кыйбланы билгеләү өчен компас куелды, кечкенә китапханә эшләнде. Дини бурычлардан тыш, автомобильләр хәрби частьләр арасында йөрү һәм яралыларны йөртү, даруларны һәм азык-төлек әйберләрен ташу өчен файдаланылачак.

Акциядә катнашкан һәм бу изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Сезнең ярдәм – ул матди ярдәм генә түгел, ә безнең сугышчыларга теләктәшлек күрсәтүебез дә. Аллаһы Тәгалә иганәләрегезне кабул итсен һәм үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:16
Кояш чыга
5:27
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:04
Ахшам намазы
18:12
Ястү намазы
19:58
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100