Бүген, 23 декабрь төнендә, Раҗәб аеның 3 көнендә, өммәтебез һәм динебез өчен күп хезмәтләр куйган олы мөхтәрәм шәйхелислам - Россия Үзәк диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гаиләсенә зур кайгы килде - хәләл җефете, балалары анасы Сания абыстай Габдүррәүф кызы бакыйлыкка күчкән.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН, республиканың барлык имамнары һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмәнең якыннарының хәсрәтен уртаклаша:
"Сания абыстайны югалтудан кайгы ачысы кичергән гаиләсенә ныклык һәм сабырлык, ә мәрхүмәнең үзенә Раббыбыздан Рәхмәтләр һәм җәннәтләр сорап дога кылам. Тәлгать хәзрәткә авыр хезмәт юлында гомер буе ышанычлы терәк булганы өчен, Сания абыстай Яралтучыбызның ризалыгына һәм рәхим-шәфкатенә ирешсен, урыныннары оҗмахтан булсын, дип чын күңелдән теләп калам һәм дин кардәшләрне да аның рухына дога кылырга чакырам. Амин.




