Бүген Мөселман онлайн-фестивале кысаларында иртәнге якта чираттагы дин әһеле чыгышы тыңланылды. Республика баш казые ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов мирасы, эшчәнлеге һәм аның фикерләре турында сөйләде. Танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәтнең укучыларыннан берсе булган, күп еллар дәвамында аның кул астында эшләгән Рөстәм хәзрәт хатирәләре белән уртаклашты. Ул Вәлиулла хәзрәтнең киңкырлы эшчәнлегенә тукталып, татар халкы, безнең җирлек тарихын бик яхшы белүе хакында әйтте. Тирән белемле шәхес булырга омтылуын, күп сандагы китаплар: догалыклар, дини классик хезмәтләр бастырып, аларны халыкка таратып бик зур гамәл башкаруын ассызыклады. Хәзрәт вәгазе танылган дин әһеле тормышын сурәтләү генә булып калмыйча, мөселманнарга үрнәк сыйфатларга ия булу юлларын күрсәткән бер төпле нәсихәт буларак яңгырады.
Төрле төбәк һәм илләрнең дин әһелләре чыгышларын көнгә ике мәртәбә тыңларга мөмкин.
Бу атна шимбәсендә, ягъни 9 августта Мөселман онлайн-фестивале кысаларында дөньякүләм танылган дин белгече, ислам фәннәре докторы Сәет Фуданың чыгыш ясавы көтелә. Галим белән интернетта 9 августта сәгать 10.00дә аралашырга мөмкин булачак. Галим гарәп телендә сөйли, русчага тәрҗемә итеп барылачак.
Мәгълүм булганча, 1-15 август көннәрендә Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, беренче тапкыр Мөселман онлайн-фестивале оештырылды.
Чара башка фестивальләрдән берничә ягы белән аерылып тора. Беренчедән, гадәти фестивальләрдә катнашучылар спикерларны сайлап алмый. Ә бу очракта һәр тыңлаучы үзе теләгән спикерның чыгышын тыңлый алу мөмкинлегенә ия. Икенчедән, анда катнашу өчен бер нинди акчалар түләргә яки докладлар әзерләргә дә кирәкми, ә бары тик online-islam.ru сайтына керергә һәм теркәлү узарга кирәк. Чыгышларның төрле телләрдә баруы, катнашучыларның спикерларга алдан ук сораулар биреп кую мөмкинлеге булуы, фестивальнең 15 көн баруы да аның башка фестивальләрдән аермалыгын күрсәтә.
Шулай ук, спикерларның чыгышлары яздырып барыла, соңрак тәрҗемә ителеп, online-islam.ru порталына эленәчәк.