Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган социаль роликларны лучший-мир.рф дип аталган сайтка "Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!" шигаре астына туплады. Сайтта барлыгы 40 видеоролик урнаштырылачак, ә аларны телеканналлар һәм интернет массакүләм мәгълүмат чыганакларында тарату Рамазан аенда тормышка ашырылачак. Шуңа игътибар итәргә кирәк, бу сайт нәзарәт ясаган роликлар аша тормышыбыздан алынган изгелек кылу мисаллары белән үзара уртаклашу, алар хакында башкаларга да җиткерү, шул рәвешле бергәләп яхшылык кылуга омтылу булып тора. Теләгән һәркем сайтка кереп кылынган изге гамәлләр хакында язып җибәрә ала.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, әлеге роликлар тирә-юнебездәге кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булырга чакыра, шулай ук туган җирне, гаиләңне яратырга, милли гореф-гадәтләрне сакларга өнди.
Роликлар социаль ислам концепциясе темасын - кеше хәленә керү, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кыйммәтләрен дәгъватлауны колачлый.