Мөхтәрәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб тарафыннан шактый еллар дәвамында мөселман календаре даими бастырылды. Аны Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез яратып укыдылар, аның аша шәригать әмерләрен үтәргә, хәләл белән хәрамны аера белергә өйрәнделәр, изге бәйрәмнәрнең, мөбәрак кичәләрнең фазыйләтләре, хасиятләре белән таныштылар.
“Апанай” мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, Вәлиулла хәзрәт вафатыннан соң календарь чыгарылу тукталды. Бу изге гамәлне дәвам итү нияте белән “Апанай” мәчете киләсе яңа елга дини календарь әзерләде. Ул “Мөселманнар календаре” дип аталды һәм эчтәлекле вәгазьләр, еш кулланыла торган догалар, кызыклы мәкаләләр белән баетылды.
2015 ел өчен “Мөселманнар календаре”н Апанай мәчетеннән алырга мөмкин.