«Иман» ислам мәдәнияте үзәге утырышы үткәрелде

24 апрель 2014 ел 13:00
«Иман» ислам мәдәнияте үзәге утырышы үткәрелде

23 апрельдә Казанның "Апанай" мәчетендә "Иман" ислам мәдәнияте үзәгенең чираттагы җыелышы узды. Җыелышта оешма эшчәнлегенә кагылышлы сөйләшү булды. Сөйләшү барышында үзәк проблемалары тикшерелде. "Иман"ның яңа рәисе итеп, тарих фәннәре кандидаты, РИИ мөгаллиме Н.Сабиров сайланды. 

Нияз хәзрәт үзәкнең төп эш юнәлешләрен аңлатып узды:

- төрле дини, милли кичәләр уздырып, вәгазьләр сөйләп, галимнәр, дин, мәдәният әһелләре белән очрашулар оештырып халыкны мөселманнарның рухи кыйммәтләре белән таныштыру;

- татар халкының һәм ислам дөньясының рухи-мәдәни басмаларын нәшер итү;

-төрле массакүләм мәгълүмат чаралары аша күп гасырлык Ислам мирасын, традицияләрен дәгъватлау.  

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана