Баулы районы Хансөяр авылының “Изгеләр” мәчетендә конкурс-викторина

10 апрель 2014 ел 15:59
Баулы районы Хансөяр авылының “Изгеләр” мәчетендә конкурс-викторина

5 апрельдә өйлә намазыннан соң  Баулы районы Хансөяр авылының “Изгеләр” мәчетендә  динебез исламга карата  конкурс-викторина уздырылды.  Аны авыл мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Сираҗетдинов  оештырды.

Конкурс-викторинада барлыгы 14 укучы катнашты. Бу чарада   укучылар  үзләренең мәчеттә алган белемнәрен тикшерде, ныгытты. Чара азан әйтү, Коръән сүрәләрен яттан сөйләү, сорау-җавап рәвешендә узды.  1 урынга  5 нче сыйныф укучысы  Ибраһимова Илсия, 2 урынга шулай ук 5 нче сыйныф укучысы Рәшитов Динар, 3 урынга  4 нче  сыйныф укучысы Васиков Ришат  лаек булды.

 Бу чара балаларда бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Аларда гыйлем алу теләге тагын да артты, дип хәбәр итәләр Баулыдан.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана